ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
Биектау муниципаль районы башкарма комитетының 2223 номерлы карары нигезендә Биектау муниципаль районында ягу сезоны башланды.

16
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстанда “Финанс грамоталылыгы көне” дигән Бөтенроссия акциясе уздырыла, аның барышында  районда укучы яшьләр арасында финанс грамоталылыгы көне үткәрелде.
Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районында  “Биектау” Боз сарае ачылды. Спорт  объектын  ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Яшьләр  эшләре, спорт һәм туризм министры  Рафис Борһанов һәм башка абруйлы кунаклар катнашты.
Урта Алат мәдәният йорты  директоры  Тәнзилә Хидият кызы Зарипова үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Ул күптән түгел 55 яшьлек   матур юбилеен билгеләп үтте.
Юбилее белән котларга район башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин килгәч, Хәтимә апа Фәсхетдинова  бик нык дулкынланды. Бераз каушап та калды хәтта.  Ветеран ил, республика һәм район җитәкчеләренең Калинино авылында 90 яшьлек әби яшәвен беләләрдер дип уйламаган. Өлкән яшьтә җитәкчеләр белән очрашып сөйләшүләр бик кадерле, менә шуңа күрә дә аның күзләренә яшь тулды.
Узган атнада  Гадел хөкем  йортында Биектау районы судының яңа рәисе Айдар Галиәкбәровны каршы алдылар. Ул суд рәисе итеп Россия Федерациясе Президентының “Федераль  судлар  судьяларын  һәм  суд президиумнары  әгъзаларын билгеләү турында”гы  Указы буенча  Россия Федерациясе  Конституциясенең  83 һәм  128 нче статьяларына нигезләнеп  билгеләнде.
Кыш, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә  килә.  Шулай да  алдан ук хәс-тәрен күрә  башласаң, ул искәрмәстән булмый. Җылыту  сезонына  квартиралар һәм үз йортларында яшәүчеләр дә, шулай ук  коммуналь хезмәтләр дә әзерләнә.
Биектау  муниципаль  районында  236 күп квартиралы йорт бар. Ул йортларга  2 идарә итүче компания һәм 11 торак   хуҗалары  ширкәте  хезмәт күрсәтә. Гомуми квартиралар саны 1088 булган 24 йорт үзәктән җылытыла, аларны “Биектау коммуналь челтәре” ачык акционерлык җәмгыяте котельные җылыта.  Котельныйлар 100  процент  әзерлектә.
Биектау районы хуҗалыкларына  647 гектар бәрәңге алырга кирәк.
8 сентябрьдә илебездә бердәм тавыш бирү көне булды. Россиялеләр губернаторлар һәм шәһәр мэрларын сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International