Рөстәм Миңнеханов котлау чыгышында район кешеләрен Боз сарае ачылышы белән котлады һәм Татарстандагы кебек Боз сарайлары илнең бер генә субъектында да юк, дип билгеләп үтте. Һәм ул шушында, Биектауда ил генә түгел, хәтта дөнья чемпионнары үсеп чыгачагына ышануын белдерде.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спорт объектын торгызуда ярдәм күрсәтүләре өчен республика җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде һәм биектаулылар Боз сараена карата сакчыл мөнәсәбәттә булырлар, дип вәгъдә итте.
Татарстан Президенты ясалма боз җәелгән “Биектау” ябык катогы директоры Андриян Тябинга спорт җиһазлары алырга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.