Пенсия турында алдан белеп тор

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе




Татарстанда “Финанс грамоталылыгы көне” дигән Бөтенроссия акциясе уздырыла, аның барышында  районда укучы яшьләр арасында финанс грамоталылыгы көне үткәрелде.


Пенсия фонды идарәсе белгечләре 21 белем бирү учреждениесендә  чыгыш ясадылар. Күпләрне  пенсиягә срогыннан алда чыгу, булачак пенсиянең күләме, хезмәт пенсиясенең тупланулы өлешен уртак финанслау мәсьәләләре кызыксындырды. Яшьләр исә ана капиталына, аннан вакытыннан  алда  файдалану мөмкинлекләренә кагылышлы сораулар бирделәр. Районда пенсия белемнәре көне кызыклы узды. Бу чарада катнашучылар аның нәтиҗәләреннән канәгать калдылар һәм мондый очрашуларны  киләчәктә дә уздырырга кирәк, дигән теләкләрен белдерделәр.


Фото с сайта molod21.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International