Аны тормыш нык чыныктырган

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе




Юбилее белән котларга район башлыгы Рөстәм  Кәлимуллин килгәч, Хәтимә апа Фәсхетдинова  бик нык дулкынланды. Бераз каушап та калды хәтта.  Ветеран ил, республика һәм район җитәкчеләренең Калинино авылында 90 яшьлек әби яшәвен беләләрдер дип уйламаган. Өлкән яшьтә җитәкчеләр белән очрашып сөйләшүләр бик кадерле, менә шуңа күрә дә аның күзләренә яшь тулды.


Хәтимә Фәсхетдинова озын һәм катлаулы гомер юлы узган.  Ул озак еллар Таҗикстанда яши, анда  ул  гаиләсе һәм дүрт баласы белән узган гасырның утызынчы ачлык елларында Бөгел-мәдән күчеп китә. Биредә аның яшьлеге, иң көчле еллары уза. Башта Курган-Түбә  шәһәрендә урнашалар, аннан соң – Дүшәмбегә күченәләр.  Хәтимә  Сәмигулловна милициянең юридик мәктәбен  тәмамлаган   һәм күп еллар халык судында, прокуратурада  эшләр алып баручы булып эшләгән, бухгалтер, секретарь да  була. Аннан җәмәгать  туклануы системасында эшли.


Көчле рухлы бу ханымны язмыш иркәләми.  Ул ирен соңгы юлга озата, балалары да яшьли үләләр, бары бер кызы – Зөлфиясе генә  кала. Кызы һәм оныгы белән инде ияләнгән җылы якларны үз ирекләре белән ташлап кайтмыйлар алар. 90-нчы елларда  Таҗикстан башкаласында бик яхшы фатирны да  калдырырга туры килә.


Бүген гаилә  тыйнак кына Калинино авылында яшәп ята. Кызы әнисен кадерләп  тәрбияли,  сәламәтлеге турында кайгырта, аның озаграк үз араларында яшәвен тели.


Унынчы унлыкны ваклаган Хәтимә апа бар нәрсәдән  хәбәрдар  булып яшәргә ияләнгән, ул хәзер дә бу матур гадәтенә турылык сакларга тырыша: газеталар укый, телевизор карый. Кызы  белән  бергәләп тормышларындагы бәхетле мизгелләрне  искә  алалар, көнкүрештә очрый торган кыенлыкларга бирешмичә, күтәренке  күңел белән, оптимистик рухта яшәргә  тырышалар.

 

 


Маргарита ТИМОНИНА

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International