Һәр очрашуда – күңел җылысы

2013 елның 16 сентябре, дүшәмбе





Урта Алат мәдәният йорты  директоры  Тәнзилә Хидият кызы Зарипова үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Ул күптән түгел 55 яшьлек   матур юбилеен билгеләп үтте.


Мәктәп  тәмамлаганнан соң Тәнзилә  Лаеш  авыл хуҗалыгы техникумына укырга  керде, анда бухгалтер белгечлеге алып, туган авылы Урта Алатка әйләнеп кайтты. Тәнзиләнең әти-әнисе Хидият абый белән Сабира апа кызларын тыйнак, эшчән итеп үстерделәр. Ул хезмәтенә һәрвакытта да җаваплы карады.


2006 нчы елга кадәр Тәнзилә “Родина”  колхозында бухгалтер булып эшләде. Шул елның мартында  Урта  Алат мәдәният  йорты  директоры итеп билгеләнде. Тәнзилә Хидият кызы эшен күңел биреп башкара. Коллективы да тату һәм бердәм. Алар директорларын аңлап, ярдәм итеп торалар. Клубта  юбилейларга багышланган  чаралар, көлке кичәләре, шулай ук авылдашлар белән очрашулар еш уздырыла. Бу чаралар елдан-ел кызыклырак  һәм тирән эчтәлеклерәк була баралар.


Яшьләр клубка бик теләп йөриләр, шимбә дискотекаларын көтеп алалар. Халыктан рәхмәт сүзләре ишетү өчен  хезмәтеңне бик тә яратып, тырышып, җиренә җиткереп  башкарырга  кирәк!


Тәнзилә Хидият кызы оештырган һәр чара  күңелдә шатлык хисләре калдыра.


Клуб хезмәткәрләренең эше клубта төрле чаралар, очрашулар үткәрү белән генә чикләнми.  Алар һәр эштә башлап йөриләр, һәрвакыт халык арасында булалар.  Авыл җирлеге авылларында  территорияләрне җыештыру да, буяу эшләре  дә алардан башка узмый. Мәдәният  хезмәткәрләренә башкарырга туры килгән   эшләрне санап кына бетерерлек түгел.


Тәнзилә Хидиятовна үзенең түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилей – күңелле һәм бик мөһим, истәлекле  вакыйга. Ире Рәис Кәрим улы,  уллары Рушан белән  Руслан янәшәсендә булганда аңа һәрвакыт бәйрәм, ул һәрдаим аларның күңел җылысын тоеп яши. Балаларын белемле иттеләр. Әтнә техникумыннан соң уллары  авыл хуҗалыгы академиясен уңышлы тәмамладылар.


Тәнзилә Хидият кызы матурлыкка  гашыйк.  Яратып-сөеп  чәчәкләр үстерә. Аның өй бакчасында иртә яздан  караңгы көзгә кадәр  төрле-төрле чә-чәкләр шаулап үсә, аларга карап, аның үзенең дә күңеле күтәрелә. Әле ул кунакчыллыгы белән дә аерылып тора, бәлешләре телеңне йотарлык була, кергән кешене чәй белән сыйламый калмый.  Тәнзилә Хидият кызы белән Рәис Кәрим улының өендә  кунаклар еш була, киңәшләшергә, сөйләшеп утырырга авылдашлары да килә.


Форсаттан файдаланып, Тәнзилә Хидият кызына чын күңелемнән бары яхшылык  кына, әйләнә-тирәсендәгеләрнең бары шатлык  кына  китерүләрен телим. Тынычлыкта һәм татулыкта, сәламәт булып, бәхетле яшәсен.

 


 

 


Вера ВАФИНА, Урта Алат авылы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International