ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кытайга быел бер-бер артлы берсеннән-берсе хәтәррәк тайфуннар һөҗүм итеп тора.  Ел башыннан «күк асты империясе» өстенә инде егермеләп тропик давыл ишелеп төште. Соңгылары – сентябрь ахырында ярсыган «Усаги» белән 7 октябрь көнге «Фитоу» тайфуннары аеруча да хәвефле булдылар.
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан аң үсеше ягыннан артта калган балалар интернат-йортында килеп чыккан хәлгә битараф калган кеше булмагандыр, мөгаен. Бу хәбәр Татарстанда гына түгел, ә бөтен ил буенча зур таралыш алды. Башта хастаханәгә 24 бала китерелгән иде. Алга таба аларның саны һаман артып кына торды. Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың инфекция авырулары клиник хастаханәсендә хәзер 30 бала дәвалана. Моннан тыш, интернатның 13 хезмәткәре дә хастаханәгә салынган.

Биш баллдан торган билге системасында иң кайнар бәхәс чыгарганы, мөгаен «2»ле билгеседер. Соңгы елларда «2»ле журналга һәм көндәлеккә генә түгел, ни кызганыч, баланың муенына элмәк булып та төшә башлады.

Мондый гайре табигый хәлләр зур түрәләрне дә пошаманга салды. Шуңа «2»ле бәласен педагогларга аударып: «Укытучы «2»лене укучыга түгел, ә үз хезмәтенә куя», – дип нәтиҗә ясадылар. Яңа уку елы башлангач, «икеле» мәсьәләсе тагын өскә калыкты: әлеге дә баягы, куяргамы аны, куймаскамы?

8 - 18 октябрьдә газета-журналларга язылу буенча Бөтенроссия ункөнлеге уздырыла. 
Бөтенроссия газета-журналларга  ташламалы  язылу декадасы бара.

5
октябрь, 2013 ел
шимбә
Ел саен, көзге салкынга карамастан, мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары очраша. Быел  каләм ияләренә Болгар һәм Зөя тарихи-архитектура музей-тыюлыкларына экскурсиягә бару бәхете насыйп булды. Экскурсия төрен ветераннар үзләре тәкъдим иткән. Моны алар актив тормыш образы һәм яңалыклар яратулары белән аңлатты. Бер төркем журналистлар Болгарга, икенче төркем - Зөя утравына юл тотты.
«Мир» кинотеатрында хәйрия акциясе уңаеннан «Татармультфильм» берләшмәсенең Абдулла Алиш әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнары күрсәтелде. Мәгълүм булганча, быел язучыга 105 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырыла.
Инженер, төзүче, табиб, депутат, хәтта Президент та үзенең беренче укытучысын хәтерли. Һәм башкача була да алмый - гыйлем иленә юл ачкан кеше турында якты истәлекләр гомер буе саклана.
4 октябрь көнне гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Әлеге чара “ТАТМЕДИА” Ачык Акционерлык Җәмгыяте тарафыннан Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.
Г.Камал театрында “Мәхәббәт FM” спектакленең ябык премьерасы булып узды. “Мәхәббәт FM”ның режиссеры һәм драматургы – Илгиз Зәйниев. Төп рольләрдә яшь актерлар Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова. Спектакль киң тамашачыга 5, 6, 11 һәм 25 октябрьләрдә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International