ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Суыксу мәктәбендә милли көрәш буенча 29 гыйнварда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче күренекле якташыбыз Фидаил Сираҗиев (Раббани) призына турнир үткәрелде. Көрәшчеләрне сәламләргә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килде.

2
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Быелгы кыш салкыннары талпан өчен куркыныч түгел, әмма черкиләрнең санын киметергә мөмкин.
Бүген Сталинград сугышы истәлегенә багышлап, Россиянең Хәрби дан көне  билгеләп үтелә. 
Тәгәрмәчле ресторан ачу 2 миллион сумга төшәчәк.

1
февраль, 2014 ел
шимбә

2014 елның 1 февраленнән хезмәт пенсияләре 6,5 процентка арта.

2014 елның 1 гыйнварыннан бала үстерүче әниләрнең  түләүле “декрет  ялы” 3 елга кадәр озайтыла дигән сүзләр дөрес булып чыкты. Әмма Татарстанда үз шарты бар.

Балтач районы яшьләре “Юлдаш сервисы”н будырган. Бүгенге көндә анда 514 кеше теркәлгән.

Кайбыч районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Олы Кайбыч авылының «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен искиткеч бүләк әзерләде. Биредә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган шигырь кичәсе узды.


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Быелның җәендә Казанда беренче балалар хосписы ачылачак. Әлеге проектка акчаны бөтен республика халкы белән җыялар - бина тулысынча хәйрия акчаларына төзелә бит. Россия өчен иганәчелекнең ачык мисалы, үрнәге бу.
Быел Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайлады. “Казан - 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачу тантанасы 26 апрельдә – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International