Балага З яшькә кадәр түләнә торган пособие: Татарстанда ничек?

2014 елның 1 феврале, шимбә






2014 елның 1 гыйнварыннан бала үстерүче әниләрнең  түләүле “декрет  ялы” 3 елга кадәр озайтыла дигән сүзләр дөрес булып чыкты. Әмма Татарстанда үз шарты бар.




1,5 яшьтән узган, балалар бакчасында урын табылмаган балаларга, гамәлдә булган федераль закон һәм Татарстан Республикасының норматив-хокукый актлары нигезендә акчалата компенсация түләү каралмаган, дип күрсәтелгән Республиканың  дәүләт порталында. Әлеге мәгълүмат  uslugi.tatar.ru сайтының балалар бакчасына электрон чират бүлегендә күптән түгел пәйда булды.



Россиядә балалар бакчасында урын белән тәэмин ителмәгән яшь ярымнан зуррак булган сабыйлар өчен булган пособие бер төркем регионнарда 2012 нче елдан бирле түләнә.



2013 елның 1 гыйнварыннан Россиянең  Адыгея, Карачаево-Черкессия, Карелия, Калмыкия, Марий-Эл, Удмуртия һәм Саха республикалары, Алтай, Забайкалье, Краснодар, Ставрополь кебек регионнар, Воронеж, Иваново, Кострома, Кемерово, Курск, Нижегородск, Новосибирск, Псков, Свердловск, Самара, Смоленск өлкәләрендә яшәүчеләр түләүле декрет ялын 3 елга кадәр озайтуга хокуклы.



Ә 2014 елның гынварыннан мондый закон Башкортстан, Ингушетия, Дагестан, Кабардино-Балкария, Коми, Мордовия, Северная Осетия — Алания, Чечен  һәм Чувашия республикаларында, 24 өлкә, Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә гамәлгә керде.




Әлеге исемлектә Татарстан Республикасы да бар. Дөрес, быелдан башлап, 3 яшькә кадәр булган пособие бары тик хәрби хезмәттә булучыларның балаларына гына каралган, дип хәбәр итә posobie-expert.ru сайты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International