Быелгы кыш салкыннары талпан өчен куркыныч түгел, әмма черкиләрнең санын киметергә мөмкин.
Бу хакта Латвия Табигать музее энтимологы Янис Дрейманис «Netakariga Rita Avize» газетасына биргән интервьюсында хәбәр итә, дип белдерә республика мәгълүмат агентлыгы.
Белгеч фикеренә караганда, урман бете җылыны яратса да, 20 градустан түбән булган температура алар өчен куркыныч түгел. Җәй көне талпан барыбер булачак, дип ассызыклый белгеч.
Урман бете үрчүгә явым-төшемнәр йогынты ясамаса, черкиләр өчен бу әһәмиятле шарт. Әгәр дә кыш карсыз булса, яз көне черкинең үрчү мөһите булган күлләвекләр булмаса, җәен черки аз булачак. Быел кар эз булса, яз көне черкиләргә читен булачак, ди Янис Дрейманис.