«Фәрештәләр йорты»н бөтен республика белән төзиләр

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе






Быелның җәендә Казанда беренче балалар хосписы ачылачак. Әлеге проектка акчаны бөтен республика халкы белән җыялар - бина тулысынча хәйрия акчаларына төзелә бит. Россия өчен иганәчелекнең ачык мисалы, үрнәге бу.





Мәгълүм булганча, ел саен республикабызда дәваланмый торган авырулардан 18 яшькә кадәрге 100гә якын бала үлә. Хосписның бурычы – нәни пациентларның һәм аларның якыннарының җан һәм тән сызлануларын җиңеләйтү.




- Бу эшне башлап кына җибәргәндә, бик күпләр «Нигә кирәк соң ул хоспис, «үлем йорты» төзисез», - дип шалтыратып үзәккә үтә иде. Хәзер исә кешеләрнең карашы, мөнәсәбәте үзгәрде – «Без сезгә ничек булыша алабыз» дип кызыксынучылар күбәйде, - дип сөйли Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды җитәкчесе Владимир Вавилов.




Бүген хоспис төзелеше бик тиз темплар белән алып барыла. Эшләнәсе эшләр әле бик күп, әмма инде быелның җәенә бина, һичшиксез, әзер булачак дип ышандыралар. Чөнки иң мөһиме комплексның беренче чиратын тапшыру өчен акчалар җитәрлек җыелган.





Гомумән алганда, бинаның беренче чиратын төзеп бетерү өчен 100 миллион сум  тирәсе акча кирәк дип исәпләнгән иде. Инде бүген 50 миллион сумлык эшләр башкарылган – бу сумма тулаем хәйриячеләрдән җыелган. Күптән түгел хоспис төзелеше ярты юлда тукталып калмасын өчен Татарстан хөкүмәте дә 50 миллион сумлык субсидия бүлеп бирде, ди Владимир Вавилов. Әмма әле җиһазлар сатып аласы, ишегалларын тәртипкә китерәсе бар. Шуңа да «фәрештәләр йорты»н булдыруда ярдәм итәргә әзер кешеләр һаман да кирәк.  Хоспис ачылышын исә бәлки 1 июньгә, ягъни беренче таш салган көнгә туры китереп булыр, дип өметләнәләр.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International