ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Алкалы хоккей буенча район башлыгы призына  Биектау муниципаль  районы турниры бик тә уңышлы узды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде. Анда 2005 нче елгы малайлар уйнады. Безнең Биектау командасы икенче урынны яулады.
Чыпчык  авыл җирлегендә Балаларны яклау көненә багышлап, яңа спорт мәйданчыгы ачылды. 

“Иске-Казан түгәрәк  уены”  конкурсының  республика фестивален уздыру  татар милли мәдәниятен,  гореф-гадәтләрен  яңарту һәм саклауда  тагын бер адым булды. Ул ТР Мәдәният министрлыгы, милли мәдәниятне  үстерү республика  үзәге  һәм Биектау районы җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка ашты. Быел фестиваль  Шәпше авылында  узды.

Якташыбыз Анастасия Ковязина самбо көрәше  буенча  Европа чемпионы булды.


31
май, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2012» конкурсына йомгак ясады.

Әңгәмә корырга теләвемне әйткәч, ярты сәгать эчендә редакциягә килеп җитте ул. Кара күзлек кигән, өстендә үзенә килешле спорт киеме. “Җиңелчә киенергә яратам, тиз генә машинага утырасың да, чыгып чабасың”, ди шоумен Зөлфәт Зиннуров.

Татарның бөек фикер иясе, мәгърифәтче Каюм Насыйриның: “Акыл хезмәте белән шөгыльләгән кеше, физик хезмәт ярдәмендә ял итәргә тиеш” дигән сүзләре бар. Чыннан да, ул үзе шулай ял итүне кулай күргән. Язу-сызу эшләрен читкә куеп, балта-көрәк тотып эшләп алган.
Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Казанда су керү сезоны рәсми рәвештә 1 июньдә ачыла. Әмма халык җәй башланганын көтеп тормады. Көннәр кызу тору сәбәпле кешеләр май уртасында ук пляжларга агыла башлады.

30
май, 2014 ел
җомга

Изге күңелле кешеләр ярдәме белән Ямаширмә авылының бер төркем ветераннары Болгарга сәяхәт кылып, аннан зур тәэсирләр алып кайтканнар. Бу хакта авылның ветераннар советы рәисе Илсур ӘХМӘТОВ язып җибәргән.

Болыт күргән саен көтсәк тә, яңгыр астында калып чылану бәхете бик күпләргә тәтемәде шул

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International