ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка  урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде.

28
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
«Безнең максат – шәһәр белән авыл арасында аерма булырга тиеш түгел. Юллар, газ, клублар, спорт сарайлары – барлык уңайлы тормыш шартларына республика халкы бертигез лаек, – дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә районнарда оештырылган Халык җыеннарында чыгыш ясаганда. – Сайлаулар алдыннан киләчәктә зур эшләр башкарырга вәгъдә итүчеләр күп булыр, әмма без бүген инде гамәлгә ашырылган эшләр турында сөйли алабыз. Һәм моңа, беренче чиратта, республика икътисадын үстерү исәбенә генә ирешеп була. Нәкъ менә соңгы еллардагы икътисади уңышларыбыз безгә федераль һәм җирле социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә».
Танылган татар артисты, кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин рус театрына эшкә урнашкан. В.Качалов исемендәге театрда Рамил әфәнденең репетицияләре дә башланган инде. Бүгенге көндә ул “Скрипач на крыше” әсәрендә Тевье-молочник роленә әзерләнә. Рус театрыннан хәбәр итүләренә караганда Г.Тукай бүләге иясен яңа коллективта җылы кабул иткәннәр.
Алексей Морозов хоккейчы карьерасын тәмамлады. Әлегә ул тренерлык эшенә күчәргә җыенмый. Хоккей белән хушлашу матчы исә Казанда узар дип планлаштырыла.
«Высокогорская» агрофирмасында урып-җыю мәйданнарының 63 проценты җыеп алынган.
13 нче сентябрьдә Балтач җирендә төбәкара күләмендә хәләл ярминкә узачак.

26
август, 2014 ел
сишәмбе

“ТАТМЕДИА” ачык  акционерлык җәмгыяте  чыгарган газета-журналларны халык яратып укый. Ә аларны әзерләүчеләр  исә  үз  басмаларына  язылган һәр кешегә рәхмәтле.

Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш  иптәше  исеменнән  республиканың  иң  яхшы  гаиләләренә  багышланган тантаналы чарага  чакыру безнең районда  Фирдәүс Фарук кызы белән Камил Мөхәммәт улы Зиятдиновларга  да  килде.

Еш булмаса да, бөтен эшен  “бишле”гә  башкара торган кешеләр  бар ул. Аларны мәктәпләрдә очратырга була. Шундыйларның берсе Учхоз  мәктәбендә эшли. Ул – башлангыч сыйныф укытучысы, педагог-оештыручы Гүзәлия Сафина.

Наркотикларга каршы көрәш  комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International