ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Илебездәге заман медицинасында озак вакытлар буенча иң  кискен проблемаларның берсе  кадрлар җитмәү булды. Ул бигрәк тә авыл җирендә  сизелде. Чөнки,  яшерен-батырын  түгел, югары медицина  уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормадылар.

Әлеге катлаулы мәсьәләне чишү – табибларны җәлеп итү өчен  2012 нче елда “Земство табибы” дигән Бөтенроссия  программасы гамәлгә керде.

Бездә яшь табиблар ничек яшиләр һәм эшлиләр соң? Бу турыда  аларның үзләреннән сорашып белдек. Таныш булыгыз: Казан дәүләт  медицина  университетын тәмамлаган табиб-терапевт Ләйлә Нуриева.

Ватанга мәхәббәт – коры сүз генә түгел. Дөресрәге, коры сүз генә булып калырга тиеш түгел. Кеше кечкенәдән үк  үзен  гражданин  итеп тойсын өчен нишләргә?
Татарстан Республикасы Дәүләт  Советына сайлауларда тиешле вакытыннан алда тавыш бирү хокукыннан Биектау районының дистәләгән сайлаучысы файдаланды да инде. 3 нче сентябрьдән андыйлар өчен  район хакимияте бинасында  территориаль сайлау комиссиясе эшли.  Кешеләрнең 14 сентябрь – сайлау көненә кадәр  тавыш бирергә килүләренең сәбәпләре төрле. Болар – укуда булу, бакчада яки дача участогында  кичектергесез көзге мәшәкатьләр белән шөгыльләнү, отпуск, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын да тормышка ашыру.

4
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ямаширмә авыл җирлеге гражданнарының агымдагы атнаның чәршәмбесендә узган җыелышында җирлектәге эшләрнең торышы һәм киләчәк үсеш планнары каралды.
Быелгы август  киңәшмәсе соңгы елларда гадәтләнгәнчә район үзәгендә түгел, ә    Коркачыкта –  яңа  төзелгән заманча авыл мәдәният  йортында  узды.
Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы авыл җирлекләре арасында грант алуга ел  да  уздырыла торган  республика конкурсына  йомгак ясады.
Яңа 2014-2015 нче уку елы башланыр алдыннан Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм КӘЛИМУЛЛИН район  телевидениесе   журналисты Резидә Мөбарәковага  интервью бирде.
Көз башы мәктәпкә җыелган балаларга аяз, кояшлы көн бүләк итте. Беренче сентябрьнең  ял  көне булуына балалар да, әти-әниләр  дә сөенде, чөнки Беренче кыңгырау бәйрәменә бергә бара алдылар.
Биектау районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 29 нчы августта булды. Анда Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Бүгенге көндә  юлларда балаларның иминлеген тәэмин итүгә бәйле проблемалар актуальләшә бара. Моңа җәмгыятьнең  техноген эшчәнлеге  масштаблары һәм темпларының үсүе дә, урамнар һәм юлларда хәрәкәт көчәю дә, табигать бәла-казаларының саны арту да сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International