1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән беррәттән быел безне, Биектау районында яшәүчеләрне, тагын бер истәлекле көн көтә. Ул – район оешуның 80 еллыгы. Бу юбилейга районның күп учреждениеләре һәм оешмалары әзерләнә, чөнки алар да – районның яшьтәшләре бит, аның белән бер елны барлыкка килгәннәр. Безне барыбызны да – шул оешмаларда, учреждениеләрдә элегрәк эшләгән яки хәзер дә эшләүчеләрне һәм хәзерге вакытта Биектау җирендә яшәүчеләрне – бер үк нәрсә берләштерә: монда тудык, монда яшибез һәм эшлибез, бу – безнең кече Ватаныбыз. Бер сүз белән әйткәндә, без – биектаулылар.