24 март көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Рәфкат Кәримуллинны искә алу чарасы оештырыла. Биредә шулай ук кылкаләм остасының күргәзмәсе дә ачыла.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәфкат Кәримуллин XX гасыр ахыры - XXI гасыр башында иҗат иткән республикабызның күренекле рәссамы.
Иҗатчы буларак ул чынбарлык тормышны яктыртуга омтыла, пейзаж, натюрморт, портрет жанрында иҗат итә. 1980–1990 елларда иҗатчы җитлегү чорын кичерә. Бу вакытта аның иҗатында яктылыкны импрессионистик рухта бирүче нәкышләү алымнары образлар төзелешендәге экспрессионистик, сәнгати темпераментны билгеләгән ысуллар белән берләшә. Пейзажлы нәкыш, лирик натюрморт, портрет остасы Кәримуллин буыннарның күчә бару темасын чагылдырган сюжетлы-тематик картиналар авторы буларак та дан казана.
Сәнгать белгечләре раславынча, Рәфкат ага портрет жанры остасы да. Яңа ачылачак күргәзмәгә авторның иллегә якын хезмәте куелган. Шуларның уннан артыгы - останың график эшләре.
Рәссамның әсәрләре Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Каунастагы М.К.Чюрлёнис Милли музеенда (Литва), Оренбур сәнгать музеенда, Франция, Бөекбритания, Төркиядәге шәхси коллекцияләрдә саклана.