Кешеләргә ярдәм итүне ниндидер зур эшкә санамыйча, моны гадәти күренеш итеп кабул итүчеләр бар. Игелекнең шундый үрнәкләре бүген Казанның «Корстон» күңел-ачу-сәүдә үзәгендә бәяләнде. Республика, районның сәяси һәм икътисади үсешенә зур өлеш керткән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә ярдәм кулы сузган хәйриячеләр Татарстанның иң зур дәрәҗәдәге затларыннан рәхмәт сүзләре кабул итте.
“Ел хәйриячесе” бәйгесе инде күптән Татарстан тормышындагы әһәмиятле вакыйгага әйләнде. Республикада шәфкатьлелек традицияләрен яңартуны күздә тотып, 2007 елда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев бу башлангычка старт биргән иде. Бүген инде игелек кылу яшәү рәвешенә әйләнде.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан быелгы “Ел хәйриячесе” бәйгесе безнең барыбызга тыныч-имин тормыш бүләк иткән ветераннарны олылаудан башланып китте. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов аларны зурлап юбилей уңаеннан булдырылган «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләрен тапшырды. Тарихыбызны, безнең киләчәгебез өчен сугышкан бабаларыбызны онытырга ярамый дип, ул аларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, хәйриячеләрне бүләкләү республика өчен бик мөһим чара. Бәйгенең 8 ел үткәрелү дәверендә бик күп яхшылык гамәлләре кылынган бит.
- Сигез ел узды. Бу вакыт аралыгында бик күп яхшы эшләр эшләнде. Хәйриячелек балаларны мәктәпкә әзерләүгә дә, уллыкка һәм кызлыкка кабул ителгән малай-кызларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә дә, безнең өчен изге тарихи объектларны торгызуга да кагыла. Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәмеедә чишелә. Бәйгедә катнашучылар төрле социаль проблемаларны хәл итүгә 22 миллиард сум акча юнәлткән, 1,5 мең хәйрия проекты гамәлгә ашырылган, - дип Рөстәм Миңнеханов әлеге проект ярдәме белән ирешелгән уңышларны санап китте.
Билгеле, күп кенә изге эшләрне кылучыларны белеп тә бетермибез. Ә алар турында сөйләргә кирәк. “Ел хәйриячесе” бәйгесе мондый эшләрне җәмәгатьчелеккә күрсәтергә ярдәм итә. Республика лидеры икътисадны алга алып баручы җитәкчеләргә, товар җитештерүчеләргә, эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләренә, шулай ук башкалар кичергән авырлыкларга битараф булмаган кешеләргә вакытында рәхмәт әйтү мөһим икәненә басым ясады. Рөстәм Миңнеханов кешеләрне үзгәртүче әлеге проектның алга таба да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
“Зур гаилә” республика хәйрия акциясе кысаларында республика лидеры Мамадыш районының Костиннар, Нурлат районының Вәлиевлар, Менделеевски районыннын Самариннар гаиләләренә "Лада Ларгус" машинасы ачкычларын тапшырды. Үз балаларын гына тәрбияләп калмыйча, әлеге гаиләләр ятим балаларны да сыендырып, аларга әти-әни җылысы бүләк иткән.
Хәйрия эшен дәүләт дәрәҗәсенә күтәргән кеше Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев игелек традицияләрен яңарту чорын искә төшерде.
- Моннан 20 ел элек, Казанның меңьеллыгы алдыннан, хәйрия фонды оештырылды. 1996 елда фонд булдырылгач, Аллаһы Тәгалә мул уңыш бирде. Администрацияләр җитәкчеләре белән сөйләшкәннән соң, берәр центнер хәйриячелеккә бирү фикере туды. Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчетен торгызуга 32 миллиард сум җыелган иде. Шул рәвешле массакүләм хәйриячелек башланып китте. Хәзер изге эшләр безнең республиканың символы булып тора, ул безнең йөрәкләрдә яши. Хәйриячелек үсеш ала, бу безнең өчен зур сөенеч", - дип билгеләде Минтимер Шәймиев.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе моннан нәкъ 5 ел элек Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасына керешүен билгеләп үтмичә булдыра алмады.
- Рөстәм Миңнеханов – яшь булуына да карамастан, зур тормыш юлы үтте һәм үзен күрсәтә алды. Аның әле бик күп тормышка ашмаган уйлары, омтылышлары һәм перспективалары бар. Ә иң мөһиме, барлык теләгәннәрен тормышка ашыруга кыюлыгы җитәрлек, - дип республика лидерына уңышлар теләде.
Быелгы бәйгедә игелек кылган затлар “Яктылык бүләк итүче”, “Кояш алкасы”, “Нурлы кешеләр” һ.б. номинацияләрдә бүләкләнде.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА