Казан тамашачысы Чайковскийны искә ала

2015 елның 25 марты, чәршәмбе

4 апрель көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Петр Чайковскийның 175 еллыгы уңаеннан концерт булачак. «Виват, Чайковский!» дип аталучы музыкаль чарада данлыклы композиторның әсәрләре яңгыраячак.


Концерт программасында дөнья күләм танылган пианист Эдуард Кунц катнаша. Эдуард Кунц - Мәскәү дәүләт филармония солисты, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясендә белем ала. Консерваториянең соңгы курсларында булачак музыкант Великобританиягә китә һәм музыкаль белем алуын анда дәвам итә.

Эдуард Кунц - утызлап халыкара конкурслар җиңүчесе, Дж.Энеску халыкара пианистлар конкурсының һәм башка бәйгеләрнең Гран-при иясе. Пианист дөньяның күренекле оркестрлары белән төрле сәхнәләрдә еш чыгыш ясый.

Күптән түгел генә Эдуард Кунц Испаниядә Premio de PianoFrechilla-Zuloaga конкурсы премиясенә лаек дип табылды. Аның чыгышларын Европаның классик радиостанцияләре яздырган, шул исәптән BBC - Radio 3, «Франция радиосы» һәм «Мәдәният» немец радиосы.

Казанда 4 апрель көнне узачак концертта Удмуртия опера һәм балет театры солисты, бик күп конкурслар лауреаты Рената Талыпова да катнашачак, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International