1 апрельдән Казанда һәм Яр Чаллыда “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы буенча балалар 2015-2016нчы уку елына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә массакүләм төстә урнаштырыла башлый. Балалары бакчага юллама көтүче әти-әниләргә чиратлары турындагы мәгълүматны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша тикшереп тору зарур. Гаризаның статусы “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юнәлтелә”гә (“Направлен в ДОУ”) үзгәрү белән, әти-әниләргә 30 көн эчендә кабул ителү өчен үзләренең бакчаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
«ТР электрон сәламәтлек саклау» системасындагы «Поликлиника» һәм «Стационар» модульләре тулы эксплуатациягә кертелү уңаеннан 7нче шәһәр клиник больницасында ТР мәгълүматлаштыру һәм лемтә министрылыгы һәм ТР сәламтәлек саклау министрылыгы вәкилләре очрашуы үтте.
Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын түләргә ашыкмаучы машина йөртүчеләр саны һаман да шактый югары булып кала бирә. ЮХИДИ идарәсе вәкилләре әлеге тәртип бозучыларны җитди проблемалар көтә, дип кисәтә.