WorldSkills Competition вәкилләре Казанны ошаткан

2015 елның 27 марты, җомга

Татарстанга һөнәрле яшьләр кирәк. Шуңа күрә республикада эшче һөнәрләрне популярлаштыру сорала. Республика бу юнәлештә шактый зур эшләр башкара, әлбәттә. Ә инде Татарстанда WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру әлеге мәсьәләне хәл итүдә аеруча зур роль уйнаячак.


2019 елда Татарстанда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты уздырылырга мөмкин. Шушы көннәрдә WorldSkills International (WSI) хәрәкәте Президенты Саймон Бартли һәм әлеге оешманың техник мәсьәләләр буенча вице-президенты Стефан Прашл республикада булып, Казан шәһәре белән танышты. Соңрак исә алар игътибарына WorldSkills Competition 2019 халыкара уеннарын уздыруга кандидат булган Казан турында махсус презентация тәкъдим ителде.

Путин да, Миңнеханов та ошаган...

Казанга сәфәр алдыннан WorldSkills International оешмасы вәкилләре Россия Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде инде. Саймон Бартли сүзләренә караганда, ул әлеге очрашудан бик канәгать калган.

- Мине Россия Президенты Владимир Путинның безгә күрсәткән мөнәсәбәте сөендерде. Алар әлеге чемпионатның ни дәрәҗәдә мөһим чара булуын, бигрәк тә эшче профессияләрне популярлаштыруда аның ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын аңлап эш итә. Россия Хөкүмәте Казанның 2019 елгы дөнья чемпионатын кабул итүгә дәгъвасын тулысынча хуплый, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Саймон Бартли.

Бактың исә, чит ил кунакларын Владимир Путинның тагын бер җөмләсе шаккаттырган икән.

- Ул безне “2018 елда ил Президенты булып кемнең генә сайланачагына карамастан, Россия әлеге башлангычны тулысынча хуплап эш итәчәк һәм чемпионатның тиешле дәрәҗәдә узачагын тәэмин итәчәк” дип ышандырды, - дип дәвам итте сүзен Саймон Бартли.

WorldSkills International оешмасы вәкилләре Татарстан җитәкчелегенең әлеге чемпионатка булган мөнәсәбәтеннән дә тулысынча канәгать. Республика җитәкчелегенең бу чарага зур игътибар бирүенә алар чын күңелдән сөенгән.

- Без бүген чемпионат узарга мөмкин булган объектларда булдык, WorldSkills Arena күргәзмә үзәгенә беренче ташны салу тантанасында катнаштык. Мине биредәге яшьләрнең ни дәрәҗәдә дәртләнеп эшләүләре, бу вакыйгага ничек сөенүләре шаккаттырды, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Саймон Бартли.

Янәдән әзерлек башлана

Рөстәм Миңнеханов исә үзенең чыгышында эшче профессияләрне популярлаштыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуына тукталды.

- Әлеге эшчәнлек белән без күптәннән шөгыльләнәбез. Сәнәгать предприятиеләре, уку йортлары белән бик күп очрашулар уздырабыз, әлеге юнәлешне камилләштерүнең яңадан-яңа юлларын эзлибез. Мәсәлән, өр-яңа 25 ресурс үзәген генә алыйк. 5 ел эчендә без әлеге эшче кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә торган заманча объектларның 10сын сафка бастыруга ирештек. Көллиятләр һәм югары ук йортлары да хәзер җитештерүчеләр белән гомумән башкача эшли. Россиянең WorldSkills International оешмасына кушылуы исә безгә өр-яңа мөмкинлекләр ача, - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнеханов Казанның әлеге чемпионатка әзерлек мәсьәләсенә дә тукталды.

- Безнең өчен иң зур чыгым күргәзмә комплексын төзү белән бәйле булачак. Без аны төзи башларга инде биш ел җыенабыз. Чемпионатка әзерлек кысаларында метро эшләрен дә, юл эшләрен дә алып барачакбыз. Әлеге эшнең төп максаты – яшьләргә эшче профессияләр белән бәйле мәсьәләнең башка илләрдә ни рәвешле хәл ителүен күрсәтү, чөнки киләчәгебез – яшьләрдә. Аларны укытуга күпме акча түгелә бит. Бюджетның күп өлешен нәкъ менә балаларны укытуга тотабыз. Әгәр дә без аларга һөнәр бирсәк, тагын да уңайрак булачак. Һөнәрле яшьләр безгә бик кирәк, - дип тәмамлады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры сүзләренә караганда, 2019 елгы чемпионатка дәгъва итүче шәһәрләрнең барысы да көндәшлеккә сәләтле. Шуңа күрә 10 августка кадәр Казанда бик зур әзерлек эшләре башкару сорала.

Башта җиңик әле...

Чемпионатны финанслау мәсьәләсенә килгәндә, әлегә бу турыда сөйләргә иртәрәк. Чөнки бу бәягә бик күп факторлар йогынты ясый.

- Без әлеге чарада ничә ил катнашачагын, нинди һөнәр ияләренең үзара көч сынашачагы турыда белмибез... - дип башлады сүзен Саймон Бартли.

Рөстәм Миңнеханов исә әлеге мәсьәлә буенча сүзен бик кыска тотты.

- Чемпионат белән бәйле хәл ителәсе мәсьәләр шактый әле. Аның ничә сумга төшәчәген белү өчен санарга кирәк. Ә санау өчен җиңү сорала, - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Җитәкчеләр әлеге чемпионатны акча сарыф итү дип карауның дөрес фикер булмавы турында белдерде. Беренче чиратта, бу – киләчәккә инвестицияләр, дип саный алар.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International