Республика студентларының төп органы булып торган “Студентлар лигасы” 2014 елга нәтиҗә ясады. Чарага Татарстанның 35 уку йортыннан барлыгы 500 студент җыелды.
1996 елда төзелгән “Студентлар лигасы” Татарстанның иң дәрәҗәле яшьләр оешмасына әверелде. 2014 елның нәтиҗәләренә килгәндә, былтыр “Медиавесна” дип аталган мөһим чара узды. Моннан тыш, “Ел студенты” Бөтенроссия милли премиясе дә нәкъ менә Казанда үтте. 2014 елның ноябрендә “Россия студенческая” I Бөтенроссия форумын үткәрү хокукына да Татарстан лаек булды. Анда Россиянең төрле почмакларыннан 800 студент җыелды.
Оешма, традицияләрне саклап, шул ук вакытта яңа проектларны да тормышка ашыра. Алар арасында транспорт гранты, “Социаль ипотека” конкурсы, студент спорты атнасы кебекләре бар. 2014 язында “Студентлар лигасы” 2 мең кеше катнашында “Студентлар язы”н оештырды.
Быелгы планнарга килгәндә, Селигер форматында студентларның белем бирү форумын оештыру каралган. 11 юнәлеш буенча узачак әлеге форум 1500 студентны җыяр, дип көтелә. Республиканың яшьләр сәясәте юнәлешендә дә шактый эш башкарыла.
- Бу орган барлык проектларны күз уңында тота. Һәрвакыт ярдәм итүләре өчен мин Татарстан вузларының Ректорлар советы, республика Хөкүмәте, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шәхсән Татарстан лидеры Рөстәм Нургалиевичка җиткерәм. Активлык бездән чыгарга тиеш. Республика киләчәге – безнең кулда, – дип тәмамлады чыгышын “Студентлар лигасы” президенты Элькин Искәндәров.
Аннан соң конференция эшчәнлеге секцияләрдә дәвам итте. Анда бу елның көзендә узачак VIII Студентлар конгрессына әзерлеккә старт бирелде. Секцияләрдә студентлар үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышты.