ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2015 ел
якшәмбе

14-16 август көннәрендә “Болгар” музей-тыюлыгында булачак “Бөек Болгар-2015” бөтенроссия тарихи фестивале уңаеннан, бүгеннән "Столичный" автовокзалы Болгар шәһәренә кадәр махсус рейска билетлар сата башлады.

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Төп максаты – яңа балалар бакчасы ачу һәм Кама балалар медицина үзәге белән танышу булды.

Татарстанда 26 июньнән 1 июльгә кадәр ВИЧ-инфекциянең 25 очрагы ачыкланган. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татартан буенча идарәсе хәбәр итә.

Татарстан балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен тота. Агымдагы ел шулай ук чыгарма булмас, дип саный Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.
1 июльдән юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үч көченә керде. Кайбер үзгәрешләр караңгыда яки күрү мөмкинлеге начар булганда, торак пункттан читтәге юлдан яки автомобильләр йөри торган юлның кырыеннан баручы җәяүлеләргә кагыла.
Сатып  алучы  алкогольле  продукция  алган чакта, сатучының аңардан паспортын күрсәтүен таләп  итәргә хокукы бармы? Кешеләр шушы сорау белән Татарстан Республикасы Дәүләт  алкоголь инспекциясенең Казан территориаль  органына еш мөрәҗәгать итә.

4
июль, 2015 ел
шимбә
Топкино авылы да йөзләгән, меңләгән беткән авыллар язмышына  дучар булды. Халкы таралып бетте, аннары авыл үзе дә юкка чыкты.

3
июль, 2015 ел
җомга
Гомумкешелек мәдәниятенең бер өлешенә әверелгән спорт физик яктан гына түгел, эстетик тәрбияне дә максат итеп куя.
“Күн туп”  республика ярышларында  Биектау районының үсмерләр командасы  финал этабына чыкты.
Ел саен 3 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International