ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2015 ел
сишәмбе
3 июль кичендә Казанның Авангардная урамында фаҗига була.
8 июль көнне "Казан" гаилә үзәгендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көненә багышланган чара узачак. Бәйрәм тантанасы кичке сәгать биштә башлана.
Быелгы авыл уеннары Бөек Җиңүнең  70 еллыгына, ТАССРга нигез салынуның 95 еллыгына һәм Татарстан Республикасы  дәүләтчелегенең 25 еллыгына  багышланды. Ярышларга безнең спортчылар  бик җитди әзерләнделәр, ел дәвамында  үткән (шул исәптән Биектауда да ) сайлап алу зона турларын уңышлы уздылар
Фәния  белән Марат Садриевларны  Марат “Дөбъяз” совхозында эшләп, механизаторларның хезмәт ярышында һәрвакытта да алдынгы урыннарны яулаган, ә Фәния Дөбъяз китапханәсендә эшлә-гән еллардан бирле беләм. Ә менә аларның күп балалы әти-әни булулары турында күп-тән түгел генә ишеттем.

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Җәй айларында хастаханәләргә дезинфекция ясау ниятеннән, Татарстанда вакытлыча балалар тудыру йортлары ябылып торачак. Әлеге исемлеккә кайсы район һәм шәһәрләр кергәнен бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.
Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты вакытында кунаклар йөртү өчен Казанга 200ләп "Лада" автомобиле кайтарылды. Бу машиналарга йөртүчеләр сайлау дәвам итә.
Берничә атна буена  көннәр бик кызу торды. Бу кызулык  авыл хуҗалыгы культураларына  кайтарып ала алмаслык зыян китерде, кешеләргә тиешенчә эшләргә, ял итәргә, йокларга һәм өй эшләре белән  шөгыльләнергә  ирек  бирмәде. Һәм менә кызулык чигенде, кинәт салкынайтып җи-бәрде. Әмма без,  көтеп торган уртача һава урынына,  кискен җилләр һәм  табигатьнең  чираттагы көйсезлекләренә  дучар булдык. Якшәмбе көндез район үзәгендә боз яуды.
Биектау районы командасы  1-4 июльдә Мамадышта  узган IX авыл спорт уеннарында катнашты.
Кадетлык хәрәкәте бөтен ил буенча елдан-ел киңрәк җәелә бара. Бүген кадетлар –  район, республика тормышының аерылгысыз өлеше.

5
июль, 2015 ел
якшәмбе
Кыр шартларында  өй-рәнүләр узу  турында һәр малай да хыялланадыр. Чөнки биредә “сугышлы” уйнарга да,  үзеңне чын солдат итеп хис итәргә дә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International