Балалар тудыру йортларының кайберләре ябыла

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Җәй айларында хастаханәләргә дезинфекция ясау ниятеннән, Татарстанда вакытлыча балалар тудыру йортлары ябылып торачак. Әлеге исемлеккә кайсы район һәм шәһәрләр кергәнен бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итте.

Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә - 7 августан алып, 4 сентябрьгә, РКБ №2 акушерлык корпусы 10 августтан -10 сентябрьгә кадәр дезинфекцияләүгә ябыла. Шулай ук, Әгерҗедә - 29 июньнән-12 июльгә кадәр, Бавлыда - 1 июньнән-31 июльгә, Мамадышта - 6-19 июльгә, Балтачта - 1-15 июльгә кадәр бала тудыру йортлары эшләмәячәк. Август аенда исә Бөгелмә, Әлки, Яңа Чишмә һәм Сарман районнарында да чистарту чаралары уздырырга исәплиләр. Игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International