Казанда гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнен бәйрәм итәргә җыеналар

2015 елның 7 июле, сишәмбе
8 июль көнне "Казан" гаилә үзәгендә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көненә багышланган чара узачак. Бәйрәм тантанасы кичке сәгать биштә башлана.


Казанда 25 ел матур һәм үрнәк тормыш кичереп, медицина, спорт, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә саллы гына өлешләрен керткән 10 гаиләне бүләкләячәкләр. Мәхәббәт һәм тугърылыклары өчен аларга медаль дә тапшырачаклар. Бирегә килгән һәркем күңел ачу чараларында катнаша ала. Бәйрәм - сабантуе сыман, төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барачак. Казанның иң яхшы иҗат төркемнәренең чыгышлары көтелә. Балалар һәм олылар бәйрәмгә багышлап 30 метрлы рәсем ясаячаклар.  Бәйрәм соңында "Мамы 3" гаилә фильмы күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International