Чемпионат вакытында кунакларны йөртәчәк машиналарга хуҗа эзлиләр

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты вакытында кунаклар йөртү өчен Казанга 200ләп "Лада" автомобиле кайтарылды. Бу машиналарга йөртүчеләр сайлау дәвам итә.

“Лада Гранта Кросс”, “Лада Калина Кросс” һәм “Лада Гранта Лифтбек” маркалы машиналар чемпионат вакытында спорт делегатларын һәм оештыручыларны йөртәчәк. Әлеге машиналарны йөртүчеләрне сайлап кына алачаклар. Сайлауның беренче этабын, 3 ел стажы булган, бер тапкыр да юл һәлакәте ясамаган һәм аварияләргә очрамаган йөртүчеләр узган. Шоферларның чит телне белүе дә зарур. Икенче этапта йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләренең теория һәм практика өлешеннән имтихан бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International