Татарстанда ВИЧ-инфекциясе очраклары ачыклана тора

2015 елның 5 июле, якшәмбе

Татарстанда 26 июньнән 1 июльгә кадәр ВИЧ-инфекциянең 25 очрагы ачыкланган. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татартан буенча идарәсе хәбәр итә.

 


Атна дәвамында Казанда һәм Чаллыда алтышар очрак теркәлгән, Бөгелмә районында – 4, Түбән Кама районында – 3, Әлмәт районында – 2, Баулы, Алабуга, Яшел Үзән, Сарман районнарында 1 шәр очрак ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International