Рөстәм Миңнеханов: Төп максат – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту

2015 елның 5 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Төп максаты – яңа балалар бакчасы ачу һәм Кама балалар медицина үзәге белән танышу булды.


“Чаллы мозаикасы” балалар бакчасы шәһәрнең яңа микрорайонында төзелгән. 240 нәнигә исәпләнгән бакчада методик бүлмә, медицина блогы, туган тел өйрәнү бүлмәсе, музыка һәм спорт залы, хәтта бассейн да бар.

Бакчаларда өстәмә 10 мең урын

- Тормышта иң мөһиме – балалар. Алар ата-аналарының гына түгел, шәһәр, республика һәм илебезнең төп байлыгы. Әлеге балалар бакчасы исә республикада социаль объектлар төзү программасы кысаларында калкып чыкты. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять урнашуга карамастан, программа алга таба да тормышка ашырылачак. Ник дигәндә, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту – аеруча мөһим максатларның берсе, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасын ачу тантанасында.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда Чаллы шәһәрендә тагын 6 шундый яңа балалар бакчасы калкып чыгарга тиеш. Шул рәвешле, биредә “садиклар”да балалар өчен урыннар саны 1 480гә артыр дип уйланыла. Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта шәһәрнең өч яшьтән өлкәнрәк балалары бакчаларда урыннар белән тулысынча тәэмин ителеп беткән инде. Хәзер төп максат – 1,5-2 яшьлек нәниләрне урнаштыру.

Татарстанда быел яңа ачылган бакчалар саны 73 булыр дип көтелә. Шул рәвешле, балалар өчен өстәмә 10 мең урын барлыкка киләчәк. Узган ел республика 56 балалар бакчасына “баеган” иде.


- Татарстанда бер ел эчендә бу кадәр күп санда балалар бакчалары төзелгәне юк иде әле, - дип ассызыклады Татарстан лидеры.

Чаллы балаларына заманча медицина ярдәме

Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кама балалар медицина үзәге белән дә танышты, кечкенә пациентлар белән аралашты. Билгеле булганча, июнь аенда биредә “Г” блогын төзекләндерү төгәлләнгән иде. Бу эшне башкарып чыгу барлыгы 190 миллион сумга төшкән. Әлеге акчаларның 33 миллион сумын медицина үзәген заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә тотканнар.

Үзәкне төзекләндерү Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылган. Хәзер ул Россия һәм Европаның сыйфат стандартлары буенча эшләячәк. Биредәге табибларның югары технологияләргә нигезләнеп эш итүе Чаллы халкы өчен чын мәгънәсендә зур бүләк. Шәһәрдә балалар саны елдан-ел арта, бер-бер артлы яңа гаиләләр барлыкка килә. Җитмәсә, үзәк якын-тирә районнарда гомер итүчеләргә дә ярдәм күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елның беренче яртыеллыгында гына да Татарстанда 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелде һәм төзекләндерелде. Араларында әлеге медицина үзәгеннән тыш «Төбәкара клиника-диагностика үзәге», «Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе» һәм «Мөслим район хастаханәсе» дә бар. 2015 ел азагына кадәр ремонт эшләре тагын 24 сәламәтлек саклау оешмасында тәмамланырга тиеш.  Әлеге максаттан Татарстан бюджетыннан барлыгы 2 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Өстәвенә, быел Татарстанда 46 фельдшер-акушерлык пункты, 1 табиб амбулаториясе, 2 паталогоанатомик бүлекчә төзелгән һәм 223 фельдшер-акшуерлык пункты ремонтланган.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International