Владимир Леонов халыкны кабул итте

2015 елның 5 июле, якшәмбе

Татарстан балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру буенча Россиядә алдынгы урыннарның берсен тота. Агымдагы ел шулай ук чыгарма булмас, дип саный Россия Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.


Бу турыда ул “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның халыкны кабул итү бүлмәсендә узган түгәрәк өстәл вакытында белдерде. Әлеге чарадан тыш бүген биредә Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Төп тема – балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру белән бәйле иде.

Министр белән очрашуга халык шактый күп җыелды. Араларында иҗтимагый оешма вәкилләре белән беррәттән лагерь җитәкчеләре һәм гади халык та бар. Мәсәлән, Питрәч районында урнашкан “Бригантина” лагере җитәкчесе Сергей Тимонинны лагерьга бара торган юлның начар хәлдә булуы борчуга сала.

- Бу лагерь халык арасында бик популяр. Кызганыч, яңгырлы вакытта лагерь территориясенә эләгү шактый катлаулы. Без бу мәсьәләне инде күп еллар дәвамында күтәрәбез, тик аның хәл ителгәне генә юк. Лагерь шәһәрнеке, шуңа күрә район бу эшкә алынмый. Ә шәһәр исә шулай ук бу эшне башкара алмый, чөнки ул Питрәч районына карый, - дип проблемасы белән уртаклашты Сергей Тимонин.

Владимир Леонов әлеге мәсьәләнең тиз арада хәл ителергә тиешлеген ассызыклады. Район һәм шәһәр хакимиятләре үзара аңлашып, лагерьга юл булдыру өстендә эшләргә тиеш, дип белдерде министр.

“Казан әниләре” хәйрия оешмасының гаиләләргә ярдәм юнәлеше координаторы Ольга Демирджан исә Владимир Леонов янына махсус тәкъдим белән килгән иде.

- Татарстанда балаларга әниләре белән бергә ял итү мөмкинлеге тудырып булмас иде микән? Әгәр җәйге ялның шундый формасы булса, бу күпбалалы гаилләргә, ялгыз әниләргә, мөмкинлеге чикле балаларга зур бүләк булыр иде бит, - дип министрга мөрәҗәгать итте Ольга Демирджан.

Владимир Леонов сүзләренә караганда, бу эшне Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә башкарырга кирәк. Министрлык исә әлеге эшне ахырына җиткерү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк, дип ышандырды министр.

Чара җәй көне балалар һәм яшүсмерләр ялын оештыруга багышланган “түгәрәк өстәл” белән дәвам итте.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International