ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Бөреле”  ябык  акционерлык  җәмгыяте  басуларында бу көннәрдә  кишер һәм аш чөгендере алалар. Корбан бәйрәме алдыннан биредә бәрәңге алуны төгәлләделәр.
Биектау муниципаль районының хөрмәтле өлкән буын кешеләре!

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проекты кысаларында лидер укытучыларны бүләкләү тантанасы узачак.
Казан шәһәренең 177 мәктәбендә “Россия ел укытучысы-2015” Бөтенроссия конкурсының беренче турына нәтиҗәләр ясау уңаеннан тантаналы чара узды. Биредә конкурсның алдагы турына узган 15 лауреатның исемнәре билгеле булды.
Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар.
Бүген, сентябрь аена нәтиҗәләр ясап, 24 сәгать дәвамында I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең беренче онлайн-викторинасы үткәреләчәк.

Быел өлкәннәр декадасы кысаларында Министрлыклар һәм ведомствалар тарафаннан бик күп чаралар оештырылачак. Беренче чиратта, өлкәннәр көнендә Республиканың һәр почмагында әби-бабайларга район (шәһәр) башлыклары тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырачак.

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында өлкәнең ветераннары белән очрашу узды.

2015 елның 1 октябрендә Казанның 420000нче почта элемтәсе бүлекчәсендә (Кремль урамы, 8нче йорт) футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасы тантаналы рәвештә рәсми әйләнешкә кертелү чарасы узачак. 

Бүген  Казанда РФ федераль миграцион хезмәтенең яңа бинасы ачылу тантанасы узды. Чарада хезмәтнең җитәкчесе Константин Ромодановский һәм Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International