Республикада өлкәннәр декадасында үткәрелә торган чаралар һәм хәйрия акцияләре исемлеге

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Быел өлкәннәр декадасы кысаларында Министрлыклар һәм ведомствалар тарафаннан бик күп чаралар оештырылачак. Беренче чиратта, өлкәннәр көнендә Республиканың һәр почмагында әби-бабайларга район (шәһәр) башлыклары тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырачак.

Шулай ук өлкәннәр тормышның социаль халәтен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Алар арасында олы яшьтәгеләргә түбән бәядән авыл хуҗалыгы продуктларын сату буенча ярминкәләр оештыру, көнкүреш хезмәт күрсәтү, республика музейларында экскурсияләр, күргәзмәләр үткәрү, 2016 елның беренче ярты еллыгына газета-журналларга язылу каралган.

Һәр елдагыча район оешмалары ветераннарны зурлап чаралар оештырачак, гражданлык актларын теркәү бүлекләрендә 50, 60 ел бергә яшәгән “алтын юбилярларны” котлаячаклар.

Аерым районнарны алганда, Актанышта өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгына, Чүпрәледә иң яхшы бакчаларга конкурслар узачак.

Шулай ук зур чараларның берсе – өлкәннәргә бердәм юридик хезмәт күрсәтү. Әлеге чараны 9 октябрь көнне социаль яклау министрлыгы, хокук белгечләре берләшмәсе белән берлектә муниципаль районнарда оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International