ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Салымнарны Татарстан Республкасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша түләү турында искәртәбез.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары  - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Вологода өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Алексей Шерлыгин белән очрашты.

2015 елның 28 сентябрендә табибка кабул итүгә электрон рәвештә язылу буенча иң югары күрсәткеч теркәлгән – 27 476 язылу. Табибка электрон рәвештә ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша 9 567 язылу башкарылган, терминаллар аша – 7830 язылу, “Электрон Татарстан” информатлары аша – 52 язылу, IOS өчен мобиль кушымта аша – 40 язылу, Android өчен мобиль кушымта аша – 363 язылу, 9624 язылу дәваланучы табиб тарафыннан башкарылган.


29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

«HackDay» ике көнлек хакатон Пензада берьюлы 4 номинация узды. Марафон нәтиҗәләре буенча катнашучылар жюри карамагына өч юнәлеш буенча продуктлар прототибын тәкъдим итте: Startup, Tech, Hack һәм «Оригинальное 3D приложение для WEB».

Яңа россиякүләм шәһәре Иннополиста “Чиста караш” бәйге җиңүчеләрен котладылар.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Российский инвестиционный фонд информационно-коммуникационных технологий» ААҖ генераль директоры Павел Родионов һәм фондның инвестицион директоры Константин Тряпицын белән очрашты.

“Автоматизацияләнгән йөрешне хисаплау” проектында катнашучы өстәмә мәгариф педагоглары өчен Android операцион системасы базасында программаның яңа версиясе булдырылды.

Элек ГТО нормалары сөенә-сөенә тапшырыла иде, хәзер әлеге йөкләмәләрне мәҗбүри диярлек үтәтергә җыеналар. Узган елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ГТО нормативларын гамәлгә кертү турындагы фәрманны имзалаганнан соң, илдә ГТО шаукымы башланды. Татарстан, гадәттәгечә, яңалыкларга беренче булып кереште – 14 пилот төбәк арасында безнең республика да бар.
Татар китап нәшрияты Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә рус телле балалар өчен татар теле дәреслеге концепциясенә конкурс игълан итә. Конкурста мәгариф оешмалары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методистлар, тел белгечләре һәм берничә автордан торган коллективлар катнаша ала. Дәреслек проектларын 26 октябрьгә кадәр кабул итәләр. Әлеге бәйгедә җиңеп чыккан авторлар 16 ноябрьгә кадәр игълан ителәчәк.

28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International