Роман Шәйхетдинов «Росинфокоминвест» ААҖ генераль директоры белән очрашты

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов «Российский инвестиционный фонд информационно-коммуникационных технологий» ААҖ генераль директоры Павел Родионов һәм фондның инвестицион директоры Константин Тряпицын белән очрашты.

 «Росинфоком» вәкилләренең Татарстанга төп максаты – яңа шәһәр Иннополисның резидентлары һәм инфраструктурасы, Татарстанның электрон хөкүмәт һәм республиканың ИТ өлкәсендәге казанышлары белән танышу иде.


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International