28 сентябрь ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының конференц-залында бөтенроссиякүләм профессиональ осталык “2015 елның иң яхшы элемтә операторы” бәйгесенең региональ этабы узды.
ТР мәгълүматлаштыру һзм элемтә министрлыгы, ТР мәгълүмати технологияләр үзәге, ИТ-парк вәкилләре “Милләтләр кроссы”/ “Кросс нации” бөтенроссия йөгерү көнендә катнаштылар. Кросс “Казан-Арена” стадионы янындагы территориядә узды.
Татарстанның дәүләт хезмәтләр порталында гражданлык актларын теркәү бүлеге органнары белгечләренә чиратка язылу сервисы камилләштерелде. Хәзер язылу өчен гариза бирү һәм дәүләт пошлинасын түләү мәҗбүри түгел.