2015 нче елның 29 нчы июнендә чыккан “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 176 нчы номерлы федераль закон үзләренә ничек тә булса кагылыр дип, ташлама ияләре уйлап та карамагандыр, мөгаен. Чынбарлыкта ул турыдан-туры кагыла. Закондагы яңалыклар һәм аларның асылы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова белән сөйләштек.
Биектау муниципаль районының 2015 елның 15 октябрендә булган чираттагы икенче утырышында район башкарма комитеты җи-тәкчесе итеп Алмаз Ләбис улы Гәрәев сайланды.
Кичә 13 октябрь көнне Коркачык мәдәният йортында Әтнә дәүләт драма театры артистлары “Саташкан сандугач” спектаклен коркачыклылар игътибарына тәкъдим итте.