Бүгенге көнгә “Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы” мәгълүмати системасында 7 447сигнал карталары кертелгән, хисапка 4 322 гаиләдә 8 256 балигъ булмаган балалар исәпкә алынган.
2015 елның 17-23 октябрь көннәрендә “Байтик” компьютер лагерендә 7-11 сыйныф укучылары өчен C#та программалаштыру буенча смена узачак.
Һава торышы кинәт начараю белән “Халык контроле” системасында җылылык һәм кайнар су булмауга зарланулар артты. Октябрьдә “Халык контроле” системасында 116 зарлану каралган, аларның 39 хәл ителгән.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР транспорт министрлыгы, ТР буенча эчке эшләр министрлыгының юл кагыйдәләре иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе вәкилләре интеллектуаль транспорт системалары буенча XXII халыкара конгресста катнашты. Конгресс 5-9 октябрь көннәрендә Бордо шәһәрендә (Франция) узды.
1969 елдагы XV Бөтендөнья почта берлеге конгрессы карары белән 9 октябрь Халыкара почта көне билгеләнә.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин бүген Мәскәүдә “Медицинада мәгълүмати технологияләр” конференциясендә катнашты.