Ата-аналарның йөгерүдә көч сынашуы берәүне дә битараф калдырмады. Алар арасында 5 нче сыйныфтагы Ранилнең әнисе Нигъмәтҗанова Сиринә, Ләйсәннең әтисе Котдусов Рөстәм алдынгылардан булды. Укучылар үз әти-әниләренә көч биреп тордылар.
Фестивальдә укытучылар да теләп катнашты. Иң өлгер укытучы буларак, Миңнуллина Ания Рөстәм кызы финишка беренче килде, икенче урынны Сафиуллина Лилия Альберт кызы белән Шәвәлиева Ландыш Илсур кызы бүлештеләр, өченче булып башлангыч сыйныфлар укытучысы Яруллина Зәйлә Сабит кызы килде.
Фестивальдә катнашучы һәр кешене мәктәп ашханәсе пешекчеләре компот һәм кайнар коймак белән сыйладылар. Укучылар бәйрәм сәхнәсендә оста биючеләр, җырчылар буларак та чыгыш ясады. Чараны үткәрүдә авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләреннән дә зур ярдәм тойдык.
Фестивальнең иң тантаналы һәм күңелле өлеше җиңүчеләрне бүләкләү булды. Мәктәп директоры Ленар Габделкаюм улы җиңүчеләрне мәктәп исеменнән котлады, мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул ГТО нормаларын тапшыруда актив булырга өндәде, ярышларда үзе дә катнашып, укучыларга үрнәк күрсәтте. Бәйрәмнән һәр кеше күтәренке кәеф белән таралышты.
Чулпан Галиђхмђтова, Ямаширмђ мђктђбе укытучысы.