Тикшерүнең беренче объекты – Дачное бистәсенең спорт мәйданчыгы. Аның эшендәге кайбер кимчелекләрне күрү өчен, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага бер күз йөртеп чыгу да җитте.
– Татарстанда спорт мәй-данчыкларына күп акча сарыф ителде, – диде ул. – Алар зуррак файда китерерлек итеп эшләргә тиеш, шуңа күрә халыкның барлык категорияләренә дә спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт бүлергә кирәк. Мәгълүмат стенды куелырга, анда шөгыльләнүнең тәгаен вакыты, җаваплы педагог күрсәтелергә тиеш.
Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингуловның игътибарын төзүченең уен кырындагы сызыкларны дөрес сызмавы җәлеп итте. Бу кимчелекне хәзер үз көчләре белән бетерергә, нормативларга туры китерергә кирәк булачак.
– Мәйданчык авылда яшәүчеләрнең барысы – яшьләр өчен дә, олылар өчен дә төзелде. Нишләп әле олы кешеләр өчен сулыш гимнастикасы төркемнәре оештырмаска? Алар моңа шат булыр иде, – дигән тәкъдим кертте ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Рейдта катнашучылар – район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗа-нов, мәгариф һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальниклары Рамил Гаязов белән Нәфис Миңнебаев бу идеяне хупладылар. Югыйсә, районда “Яшь гвардия”, пенсионерлар берлеге, инвалидлар берлеге һәм башка иҗтимагый оешмалар яхшы гына эшләп тора бит. Үз тирәсенә фикердәшләрен туплый алырлык актив кешеләрне генә сайлап алырга кирәк.
Икенче объект – Чыпчык авылындагы спорт мәйданчыгы. Анда яшь футболчыларның тренировкасы бара иде. Үз уен кырларын җиһазлау зарурлыгы турында сүз күптән бара инде: авыл малайлары спорт белән җитди шөгыльләнә, занятиеләр өч төрле яшь төркемнәрендә алып барыла. Мондагы яшь спортчылар район командасы составына да керә.
– Көннең беренче яртысында спорт мәйданчыгында расписание буенча физкультура дәресләре үтә, – ди Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. – Аннары тренировкалар була, ә кичләрен монда олылар шөгыльләнә, ата-аналар балалары белән килә. Безнең авылда элекке спортчылар күп, ял көннәрендә алар да монда уйнарга, формаларын сакларга йөри. Авыл җирлеге Советы депутаты иганәче булды: футболчыларга спорт формасы сатып алырга акча бирде.
Комиссиянең өченче тукталышы – Шәпше авылы. Президент программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы авыл кешеләренең күңелләренә хуш килгән. Кызларның спорт белән шөгыльләнүләрен карагач, моңа тикшерүчеләр дә инанды.
– Шәпшелеләрнең спорт мәйданчыгына ничек эләгергә дигән проблемасы юк, – дип ышандырды Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков. – Мәктәптә дә-ресләр башланганчы ук ачыла ул, чөнки физкультура дәресләрен саф һавада уздыру өчен файдаланыла.
Комиссия әгъзалары Шәпше мәдәният йортының спорт залындагы төзекләндерү барышын да күрде. Салкын вакытта, һава торышы начар булганда, занятиеләр, ярышлар шунда уза икән.
Эш төркеменең максаты – өйрәнү, урыннарда нинди проблемалар барлыгын ачыклау; спорт корылмалары матурлык өчен генә тормасын, сәламәт тормыш алып бару өчен мөмкин булган кадәр нәтиҗәле файдаланылсын өчен нәрсәләр эшләргә кирәген әйтеп җибәрү. Биектау районы буйлап сәфәрне йомгаклап, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова:
– Бөтен халыкны колачлау буенча максатчан эш җитәрлек алып барылмый әле. Хәзер, нигездә, мәктәп укучылары гына шөгыльләнә, ә бүтәннәр читтә кала. Спорт объектларының эш графиклары әлегә аларның нәтиҗәле һәм рациональ файдаланылуын күрсәтми, – дигән фикер әйтте.
Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов үз теләкләрен белдерде. Спорт мәйданчыкларын проектлаучыларның гаебе күренеп торуга да карамастан, җитешсезлекләрне җирлекләрнең үзләренә төзәтергә туры киләчәк, диде ул.
Район халкына бүләк ителгән спорт мәйданчыкларының чыннан да кирәк булуына, балаларның да, олыларның да актив тормыш үзәгенә әверелеп баруына эш төркеме әгъзалары үзләре күреп инанды.
Елена МАРТЫНОВА