ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
Иген үстерүчеләр хезмәтенә лаеклы бәя бирер вакыт җитте. 2015 елгы уңыш амбарларда. Игенчеләр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненең нәкъ менә көз уртасында - октябрьдә  уздырылуы да юкка түгел.
“Әсән” җаваплылыгы чикле ширкәте базасында Алан-Бәксәрдә терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр буенча  семинар-киңәшмә узды.
Иген үстерүчеләр хезмәтенә лаеклы бәя бирер вакыт җитте. 2015 елгы уңыш амбарларда. Игенчеләр алдына куелган бурычлар тулысынча үтәлгән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненең нәкъ менә көз уртасында - октябрьдә  уздырылуы да юкка түгел.

Биектау районының  урып-җыюда катнашучыларын  үзәк мәдәният йортына җыйдылар.  Слетның төп кунаклары хезмәт ярышында тырышлыклары белән башкалардан аерылып торган   комбайнчылар, шоферлар, механизаторлар булды.

Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре үткәндә булдылар һәм киләчәккә күз салдылар.

23
октябрь, 2015 ел
җомга
22 октябрь кичендә Коркачык мәдәният йортында зур бәйрәм - Коркачыкны бөтен дөньга таныткан, бик куп җырлар авторы, "Ак Барс" премиясе лауреаты, якташыбыз, авылдашыбыз, шагыйрь, Айдар Минһаҗевның иҗат кичәсе булып узды. 
Татар мәдәниятын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм район мәдәни тормышындагы иҗади уңышлары өчен Айдар Минһаҗевка Биектау муниөипалҗ районыныҗ мәдәният бүлеге җитәкчесе Борханова Лилия Зөфәр кызы мактау граматасы тапшырды, узенеҗ изге теләкләрен җиткерде. 
Айдар Минһаҗевның иҗат кичәсенә, аны хөрмәт итеп , бик күп җырчылар кайтты. Алар Айдарның матур җырларын башкардылар. 
Район мәдәният йортында төрле тәрбияви чаралар гел булып тора. 21 нче октябрь көнне "Ак калфак" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Килен токмачы" бәйгесе шундыйларның берсе. Бәйгедә 5 авылдан 5 килен катнашты, безнең авыл данын сәнгать җитәкчесе Хайруллина Айгөл Айдар кызы яклады. Кызларыбыз сынатмады, истәлекле бүләкләр һәм мактау хаты белән бүләкләнделәр.

17
октябрь, 2015 ел
шимбә
5 нче октябрь Укытучылар көне дип билгеләнгән. Педагог хезмәте барлык заманнарда да иң абруйлы хезмәт булды һәм шулай булып калачак та. Бүген сүзем  Суыксу мәктәбендә   30 ел  эшләгән, рус теле һәм әдәбияты укыткан Миләүшә Назыйм кызы Яруллина турында булачак.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре “Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә персонал белән идарә итү” программасы буенча квалификация арттыру курсларында катнашты.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында чираттачы җәмгыять советы утырышы узды. Биредә җәмгыять советы положениесе актуальләштерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталында  «Рубин» (Казан шәһәре, Россия) – «Ливерпуль» (Ливерпуль шәһәре, Англия) матчына билетлар сатыла башлады. Матч 2015 елның  5 ноябрендә 21.00 сәгатьтә “Казан-Арена” стадионында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International