Файдалы сәяхәт

2015 елның 25 октябре, якшәмбе
Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре үткәндә булдылар һәм киләчәккә күз салдылар.

Узган эш атнасы азагында алар өчен Свияжск утрау-шәһәренә һәм Иннополис инновацияләр шәһәренә  кызыклы сәяхәт оештырылды. Бай эчтәлекле экскурсия, һөнәри дәрәҗәдә аралашу, яңа тәэсирләр - болар барысы да әле күптән түгел генә яңа кадрлар белән тулыланган җирле үзидарә җитәкчеләре командасының бердәмләшүенә булышлык итәчәк. Әлеге сәяхәт район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова  җитәкчелегендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International