ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
Сугыш меңләгән баланың язмышын челпәрәмә китерде,  якты һәм шатлыклы балачагыннан мәхрүм итте. Сугыш чоры балалары,  кечкенә һәм хәлсез булсалар да, Җиңү көнен якынайтырга тырышалар.  Бу афәт аларның дөньяда яши башлаган гына чорына туры килгәнлектән,  ул сабыйлар башыннан бик күп кайгы-хәсрәт уза.  Күпме баланы чит-ят җирләргә алып китәләр, ә күпмесе тумаган килеш үтерелә...
26 октябрь көнне Суыксу авылында яшәүче әтием Җиһаншин Илдус Җиһанша улына 85 яшь тула.
Өлкәннәр көне дигән бәйрәм күп илләрдә бар. Молдавиядә ул, мәсәлән, сентябрьнең соңгы шимбәсендә, Польшада 28 гыйнварда, Франциядә мартның  беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә безнең илдә ул,  1992  елдан башлап, 1 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу туганнарыңның хәлен белеп кайту, рәхмәт әйтү, аларга нинди дә булса  файдалы шөгыльләрдә булышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.
Спорт-патриотик һәм  призывка кадәрге  яшьләрнең  "Патриот" республика үзәгендә Татарстан
Коркачык авыл җирлеге район үзәгеннән 20 чакрымда урнашкан. Аның территориясе аша Казансу елгасы уза.

Усад авылында  почта бүлекчәсе яңадан ачылды.  Авыл халкы өчен бу күптәннән көтелгән вакыйга.

Камаево авылында  86 кешегә хезмәт күрсәтәчәк фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Биектау районының 25 авыл җирлеге башлыгы бер үк көнне һәм бер үк сәгатьтә  автобуска утырып, Свияжскига юл тоттылар. Утрауда йөргәннән соң Иннополиска юнәлделәр. Райондагы яңа команданың рәсми булмаган шартларда беренче танышуы менә шулай башланып китте.
Безнең районда быелгы әдәбият елы  республиканың  танылган шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашуларга, шигърият кичәләренә, конкурсларга һәм фестивальләргә  бай булды. 14 октябрьдә  районыбызга  Татарстанның әдәбият эшлеклеләреннән һәм  нәширләрдән зур делегация  килде.

Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре үткәндә булдылар һәм киләчәккә күз салдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International