Уңышка ирешүчән җитәкчеләр янында һәрвакыт аларның остазлары тора. Авыл җирлегенең элекке башлыгы Кадрия Фәйзи кызы киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итәргә әзер. Халык арасында, яңа җитәкче үз уставы белән килә, дигән фикер яши. Рәнис Салихҗанов бу "әкият"нең таралуына юл куймый. Киресенчә, инде оешкан, бер-берсенә җайлашкан, ярдәм кулы сузарга һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер торучы коллективны үзенә таяныч дип саный ул.
Җирлекнең карап әйләнеп чыккач, Рәнис Фәнис улы Коркачык станциясе халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен инде күп нәрсәнең эшләнгән булуын әйтә: яңа мәдәният йорты салынган, балалар бакчасы һәм мәктәп төзекләндерелгән, торак та кулланылышка даими тапшырылып тора. Ә үз алдына ул иң югары максатларны куя: Коркачыкны Биектау районының иң чәчәк атучы авыл җирлеге итәргә. Бу максатка ирешүдә халык ярдәменә өметләнә.
Күпләр Коркачык авыл җирлегенең яңа башлыгы яшь һәм тәҗрибәсез, дияр, бәлки. Тик аның әһәмиятле бер өстенлеге бар: ул шушы җирдә туып үскән һәм туган җиренә йөрәге белән береккән. Шушында яшәүче кадрларны үстерү исә - район башлыгы куйган төп бурыч.