Яңа медицина пунктын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлеге начальнигы Юрий Аржанов, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гәрәев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Закирова һәм авылда яшәүчеләр катнашты. Авыл кешеләрен фельдшер Гөлсинә Сәлахова кабул итәчәк. Ул хәзер Коркачык һәм Камаево авылларындагы ике фельдшер-акушерлык пунктында эшләячәк.