Биектау районының авыл җирлекләре башлыклары һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре үткәндә булдылар һәм киләчәккә күз салдылар.
Узган эш атнасы азагында алар өчен Свияжск утрау-шәһәренә һәм Иннополис инновацияләр шәһәренә кызыклы сәяхәт оештырылды. Бай эчтәлекле экскурсия, һөнәри дәрәҗәдә аралашу, яңа тәэсирләр - болар барысы да әле күптән түгел генә яңа кадрлар белән тулыланган җирле үзидарә җитәкчеләре командасының бердәмләшүенә булышлык итәчәк. Әлеге сәяхәт район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова җитәкчелегендә оештырылды.