“Әсән”дә семинар булды

2015 елның 25 октябре, якшәмбе
“Әсән” җаваплылыгы чикле ширкәте базасында Алан-Бәксәрдә терлекчелеккә кагылышлы мәсьәләләр буенча  семинар-киңәшмә узды.

Анда Татарстанның төньякта урнашкан  Биектау, Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре, баш табиблары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәләре  начальниклары  җыелды. Семинар эшендә  Татарстан Республикасының  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов катнашты.

“Әсән” җаваплылыгы чикле ширкәте инвестор Айрат Сабиров  тырышлыгы белән 2013 елның февралендә  оештырылды.  Бүген хуҗалык фермасында  Киров өлкәсеннән кайтарылган югары продуктлы терлекләр асрала. Бу хуҗалык савым алу буенча Биектау районында  җәй буена беренче урында булды. Инвестор  производствоны  киңәйтергә, тагын бер ферма төзергә планлаштыра. Семинарда катнашучылар  малларны асрау шартлары, терлекчеләр хезмәте белән  таныштылар.

Татарстан Республикасының  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары  Нәҗип Хаҗипов  районнар алдына терлекләрне  кышлатуга кагылышлы бурычлар куйды.  Тугыз айлык  эшкә йомгак ясалды, терлекләрне ашату,  үрчетү һәм баш санын саклау  мәсьәләләре тикшерелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International