Яңа җитәкчеләр сайланды

2015 елның 14 октябре, чәршәмбе

Биектау муниципаль районының 2015 елның 15  октябрендә  булган чираттагы икенче  утырышында  район   башкарма  комитеты  җи-тәкчесе итеп Алмаз Ләбис улы  Гәрәев сайланды. 

Ул тумышы белән Баулы районыннан. Казанның инженер-төзүчеләр институтын һәм Идел буе дәүләт хезмәте  академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1994   елда бораулау эшләре буенча  Азнакай идарәсендә куркынычсызлык техникасы мастер-инженеры  булып башлаган. Аннары Азнакай районында төрле  вазифаларда хезмәт куйган. 2005 елдан 2007 елга кадәр шушы район хакимиятендә  төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык  буенча хакимият башлыгы урынбасары булып эшләгән.  2011 елга кадәр Түбән Кама  районы башкарма  комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары булган. 2011 елның октябрендә “Водоканалсервис” ачык акционерлык  җәмгыятенең  генераль директоры  итеп билгеләнгән.    

Красносельский авыл җирлеге Советы утырышында  Красносельский авыл җирлеге  башкарма комитеты  җитәкчесе итеп  Илдар Мөхәмәтканиф улы Равилов сайланды. Элек  ул  Биектау  һәм Питрәч районнарында ТР Экология һәм табигый ресурслар   министрлыгының  әйләнә-тирәне саклау буенча  Татарстан Республикасы  дәүләт инспекторы, әйдәп баручы белгеч булып эшләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International