Өлкән яшьтәге гражданнарны урлашу фактларыннан кисәтү максатыннан Биектауның “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре карамактагы өлкәннәргә "Сак булыгыз! Караклар!" мәгълүмати буклетларын таратты.
Татарстан Республикасының "Наз" ятим һәм инвалидлар балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды әкият һәм яхшылык иленә сәяхәт оештырды.
22 декабрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15886 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 36 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечендә саклана.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" дигән грантны яулау өчен III нче республика конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы булды.
10-11 декабрь көннәрендә Казанда “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим иткән иде. Анда Руслан 2-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
Битаман авылында районның агросәнәгать комплексы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинары узды.