29 декабрь көненә республикада эшсезләр саны 16344 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 458 кешегә күбрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе элеккечә 0,79% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.
Айбаш балалар бакчасында яңа ел бәйрәме
Айбаш авыл җирлеге Советы депутатларыннан балаларга яңа ел бүләкләре
Айбаш урта мәктәбендә "Чыршы бәйрәме"
Соңгы елларда Татарстанда яшьләр арасында эшче профессияләрне популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бүгенге көн яшьләре эшче һөнәрләр турында нәрсә уйлый?
Эмбарго кертелгәнннән соң чит ил товарларын үзебезнеке белән алмаштыру юнәлешендә эш башланды. Импорттан бушап калган базарны тутырырга, ихтыяҗны капларга кирәк бит. Билгеле, бу үз җитештерүчеләребез өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Әмма кыенлыклар да юк түгел – безгә күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк әле. Импортлы запчастьлар, зур уңыш биргән орлыклар, вакциналар һ.б. алмашка үзебезнең продукция тәкъдим ителергә тиеш.
Татарстан Муниципаль берәмлекләре советының унынчы – юбилей съездында узып бара торган елда авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, республика җитәкчелеге белән көнүзәк мәсьәләләрнең чишелеш юллары барланды.
Президент чыршысы бәйрәме чын мәгънәсендә серле әкияткә әверелде. Хәер, Яңа ел алдыннан һәр бала-яшүсмер могҗизага инанадыр ул. Бүген шундый могҗизаларның берсе “Татнефть-Арена” боз сараенда узды. Әлеге серле тамашаны карага 7 мең бала җыелды.
Ел ахырында уза торган, инде күркәм традициягә әверелгән очрашу «ТАТМЕДИА» холдингына кергән филиал җитәкчеләре, мәртәбәле кунаклар катнашында узды.