29 декабрь көненә республикада эшсезләр саны 16344 кешене тәшкил итә. Узган атнага караганда бу 458 кешегә күбрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе элеккечә 0,79% тәшкил итә.
Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 24976 вакантлы урын теркәлгән. Узган атнада гына эш бирүчеләр 864 урын тәкъдим иткән.
23еннән алып 29нчы декабрьга кадәр вакыт аралыгында 1062 кеше эшсез дип танылган. Алар арасында 590 кеше үз теләге белән эштән киткән булса, 79ының эштән китүенә исә оешма бетү яки кыскартылу сәбәп булган.