Ринат Садыков: Яшьләрнең эшче профессияләргә карашы үзгәрә

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Соңгы елларда Татарстанда яшьләр арасында эшче профессияләрне популярлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә башлады. Бүгенге көн яшьләре эшче һөнәрләр турында нәрсә уйлый?


2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионатының Татарстан өчен файдасы ни дәрәҗәдә зур булачак? Татарстанның хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыков белән әңгәмәбез шул хакта.

- Сез җитәкләгән оешманың тамырлары XX гасырның 90нчы елларына ук барып тоташа. Бүгенге көн республиканың хезмәт отрядлары үзәге алдына нинди таләпләр куя?

- Безнең оешманың төп максаты – студент отрядлары барлыкка китерү һәм шул рәвешле республика яшьләрен эш урыннары белән тәэмин итү, аларга эш стажы җыю өчен шартлар тудыру. Мәсәлән, агымдагы елның җәендә генә дә без 11 меңнән артык студентны эшкә урнаштыруга ирештек. Хәер, яшьләрне эш белән тәэмин итүдән тыш без тагын берничә мөһим бурычны хәл итәбез. Аларның иң әһәмиятлесе – яшь белгечләрне әзерләү сыйфатын яхшырту. Мәсәлән, төзелеш отрядларына без төзелеш тармагы буенча белем алучыларны, педагог отрядларына исә булачак укытучыларны сайларга тырышабыз.

- Яшьләр кайсы һөнәрләргә өстенлек бирә? Шул ук вакытта эшче көчләр аеруча күп һәм еш таләп ителә торган тармаклар нинди?

- Заман студенты бик үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Ул үз алдына бик зур бурычлар куя. Әлбәттә, күпләр педагог һәм проводник отрядларын сайлый. Бу аларга ил буйлап сәфәр итү, көньякка сәяхәт кылу, күпмедер дәрәҗәдә ял итү мөмкинлеге бирә. Эшче көчләр һәрвакыт җитми торган тармакларга килгәндә, болар шулай ук педагог, проводник һәм төзелеш отрядлары.

- Бүгенге көн яшьләре эшләргә әзерме?

- Мин шунысын төгәл беләм: эшлисе килмәгән кеше беркайчан да эшләмәячәк. Ә инде эшләргә теләгән кеше беркайчан да эшсез калмаячак. Шунысы сөенечле: студент чагында ук эшләп, үз-үзен сынап карарга теләүче яшьләр артканнан-арта. Кемдер уку өчен акча җыйса, башка берәүләр әти-әниләренә финанс ягыннан ярдәм итәргә тырыша.

- Сезгә студентлар белән еш аралашырга туры килә. Чорлар алышына, дөнья үзгәрә, шул исәптән, яшьләребез дә... Аларның эшче һөнәрләргә карашлары нинди?

- Кызганыч, яшьләр арасында “мин гади эшче булып эшләргә теләмим” дип әйтүчеләр һаман да шактый күп. Алар зур урында, зур җитәкче булып эшләргә тели. Хезмәт хакы исә ким дигәндә 30 мең сум булырга тиеш. Тик 30 мең хезмәт хакына лаек булу өчен башта эшләп күрсәтергә кирәк бит әле. Бары тик шуннан соң гына югары хезмәт хакына, яхшы эш урынына өмет итәргә мөмкин. Шунысы сөендерә, соңгы берничә елда яшьләребез тормышка карашларын үзгәртә башлады кебек. Эшче һөнәрләргә йөз белән борылучыларның күп булуы сөендерә.

- Чыннан да, соңгы елларда Татарстанда эшче профессияләрне популярлаштыруга зур игътибар бирелә башлады. Сез бу эшчәнлекне ничек бәялисез?

- Бик югары бәялим. Моның шулай булуын республикадагы вакыйгалар да ассызыклап тора. Һәркемгә мәгълүм: Татарстан инде берничә ел рәттән үзендә WorldSkills Russia чемпионатын уздырды. 2019 елда исә эшче профессия вәкилләре арасында дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Бу дөньякүләм чараның әһәмияте чиксез зур булачак, дип уйлыйм. Әлеге проект Татарстан гына түгел, гомумән, бөтен илгә зур файда китерергә тиеш. Киләсе өч-дүрт елда хезмәт кешесенә, эшчеләргә караш тамырдан үзгәрәчәк. Бу - эшче профессияләрнең дәрәҗәсе артуга китерәчәк.

- Сез үзегез эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру өстендә ел әйләнәсе эшлисез. Алга таба планнарыгыз нинди?

- Минемчә, бу эшчәнлекне мәктәптән үк башларга кирәк. Эшче һөнәрләргә 10-11 сыйныф укучылары кызыгырлык итәргә кирәк. Мәсәлән, 2016 елның 10-12 февраль көннәрендә без Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән эшче һөнәрләр буенча махсус кампус оештырачакбыз. Ул 9 эшче һөнәр буенча үткәреләчәк. Теләге булган һәркем - укучылар һәм студентлар үзләрен теге яки бу профессиядә сынап карый алачак. Бу чара аларга һөнәр сайлаганда зур ярдәм күрсәтер, дип ышанабыз.


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International