Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Чыршы ачылышы булды.

2015 елның 27 декабре, якшәмбе
26 декабрь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йорты каршында куелган урман гүзәле -  купшы бәйрәм Чыршысын ачу танатанасы булды. Бу күңелле бәйрәмнән беркем дә читтә калмады, чыршы янына карты, яше - бар да җыелган иде. Һәркем үз һөнәрен күрсәтеп калырга тырышты: кемдер шигырь сөйләде, кемдер биеде... Балачакны искә төшереп өлкәннәр дә балаларга ияреп чыршы тирәсен җырлар җырлап әйләнделәр. Кыш бабай белән Кар кызы да быел бик юмарт иде, кризиска карап тормаганнар, капчыкларына тутырып күп бүләкләр алып килгәннәр. Һөнәләрен күрсәтүче һәм төрле уеннарда катнашучылар истәлеккә матур бүләкләр алдылар. 
   Яңа ел бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килүче тылсымлы сихри бәйрәм бит ул!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International